1 ноябрь көнне, Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә кадровик көне узды.
ТКХ өлкәсе оешмаларының кадрлар хезмәтләре вәкилләре хезмәт базарындагы вәзгыять белән танышты, кирәкле хезмәткәрләрне сайлап алу белән бәйле сорауларга җавап алдылар.
Мәшгульлек хезмәте хезмәткәрләре эш бирүчеләргә гамәлгә ашырыла торган программалар турында мәгълүмат бирде, шул исәптән «Беренче эш урыны», «Яшьләр практикасы», «Иҗтимагый эшләр».
Эш бирүчеләр халыкның мәшгульлегенә булышлык итү буенча кайбер чараларда катнашу хезмәткә түләү чыгымнарын каплауга мөмкинлек бирүен белделәр.
Төгәлрәк белү өчен Әлмәтнең мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Эш бирүчеләр белән мондый очрашуларны мәшгульлек үзәге атна саен җомга көнне оештыра. Катнашуга гаризалар (8553) 32-34-95 телефоны буенча кабул ителә.