ЯҢАЛЫКЛАР


5
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

Министрлыкның төп максатлары һәм эшчәнлеге буенча тавыш бирү өчен ведомствоның рәсми сайтына керү дә җитә mtsz.tatarstan.ru һәм сайтның төп битенә  узарга кирәк.

Татарстанда беренче бала тапкан 1 626  яшь ана һәм өченче баласы туган  319 хатын-кыз 2019 елның 1 ноябренә яңа түләүләр сорап мөрәҗәгать итте.

2019 нчы елда биш көнлек эш атнасында 6 нчы ноябрь ял көне булып санала. 5 ноябрьдә эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскара.


1
ноябрь, 2019 ел
җомга

Бүген Татарстан башкаласында сәяси репрессия корбаннарын искә алу музеен ачу тантанасы булып узды. Ул Казан шәһәре Яңа Савин районының аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 71нче татар-рус урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында урнашкан.

29-31 октябрь көннәрендә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Хезмәт миграциясе өлкәсендә хезмәттәшлекне алга таба ныгыту максатыннан Үзбәкстанга эшлекле сәфәр кылды. Делегация төркеменә шулай ук министр урынбасары Клара Таҗетдинова да керде.

30 нчы октябрь көнне, сәяси репрессия корбаннарын искә алу көнендә, Зәйнең "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә "Тарихның фаҗигале сәхифәләре"дип исемләнгән кичә узды.

Бүген Югары Ослан картлар һәм инвалидлар интернат-йортының хезмәт буенча инструкторы Марианна Жукова картларны бәйләү түгәрәгенә җыйды.

Яшел Үзәндә 30 октябрьдә автоном коммерцияле булмаган «Квалификация үстерү буенча төбәк агентлыгы» базасында «Электрон хисаплау һәм хисаплау машиналары операторы» һөнәре буенча курслар тәмамланды.

Югары Ослан муниципаль районында "Өмет утраучыгы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең "LADA Largus" җиңел автомобиле "Демография" милли проектының "Өлкән буын" проектын тормышка ашыру уңаеннан медицина оешмаларына 65 яшьтән өлкәнрәкләрне китерү өчен көн саен Югары Ослан муниципаль районының ерак торак пунктларына чыгуны дәвам итә.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп хәбәр итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International