«Балкыш» приютында «Көзге бал»

2019 елның 5 ноябре, сишәмбе

Түбән Каманың «Балкыш» приюты хезмәткәрләре «Алтын көз безгә кунакка килде» чарасы оештырды. 

Балалар барлык номерларында да актив катнашты: матур итеп шигырьләр сөйләделәр, дәртле биеделәр, җырлар башкардылар, күңелле уеннарда актив катнаштылар.

«Приюттагы бәйрәм – ул һәрвакыт гаҗәеп могҗизалар, тылсымга бай. Балалар рәхәтләнеп күңел ачты», - дип билгеләп үтте педагоглар В.Кулемина, Р. Алпыспаева, А.Борисова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International