Шушы көннәрдә Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Күчмә офисы иреккә чыгарга әзерләнүче гражданнар өчен чираттагы һөнәри юнәлеш бирүче чара уздырды. Бу юлы очрашу Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең 3 нче тикшерү изоляторында узды.
Мәшгульлек үзәге әлеге категория гражданнар арасында эшсезлекне кисәтү эшенә зур игътибар бирә. Якын арада иреккә чыгарылырга тиешле хөкем ителгәннәр белән һөнәри компьютер тесты үткәрелде, шуннан соң нәтиҗәләр барландын һәм консультация күрсәтелде.
Барлыгы 13 кеше тест узды.