ЯҢАЛЫКЛАР


7
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Югары Осланның картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Татарстан Республикасы Конституциясе көнен бәйрәм итүгә багышланган "Волжанка" ветераннар хоры бәйрәм концерты булды.

Үз эшчәнлеген бөртекле культуралардан он җитештерү өлкәсендә алып баручы "Каратун ашлык" ҖЧҖ 68 хезмәткәренә 764, 87 мең сум түләде.

Зәй шәһәре халык мәшгульлеге үзәге "Аккурайд Уилз Россия" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте хезмәткәрләрен алдан һөнәри белем алу программасы буенча укыту оештырды. Завод "Су әйләнеше белән тәэмин итү һәм компрессор җиһазлары системасын реконструкцияләү" инвестицион проекты нигезендә эшчәнлекне реструктуризацияләү һәм модернизацияләү белән шөгыльләнә.

Әгерҗе районының “Наз" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр һөнәрләр дөньясын өйрәнүләрен дәвам итә. 5нче ноябрьдә балалар тәрбияче Эльвира Сабирҗанова белән ашыгыч ярдәм бинасына экскурсиягә барды.

Чистай муниципаль районындагы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре “Авыр тормыш хәлендәге балалар өчен гаиләне саклап калу” дигән  бурычка ирешү уңаеннан Алексеевск районының “Забота” балалар һәм яшьүсмерләр социаль приютында “Дуслыкны балачактан сакла” дигән чара үткәрде.

Бөгелмәнең "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чара узды.

Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чаралар уңаеннан Алабуга картлар һәм инвалидлар интернат-йортында "Без бердәм булганда, без җиңәчәкбез" дигән интерактив чара узды. Ул тематик видеоролик күрсәтү белән башланды, аннары "Экодос" отряды волонтерлары белән бергә интернатта яшәүчеләрнең  "Лейся, песня" иҗат коллективы Россия, Халыклар дуслыгы турында җырлар һәм шигырьләр башкарды.

Зәйнең “Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең психологы һәм социаль эш буенча белгече  көзге каникул  чорында шәһәрнең 3 номерлы мәктәбендә  мәктәп яны лагерена йөрүче балалар  белән  Халык бердәмлеге көненә багышланган  "Бердәмлектә безнең көч!” исемле арт-терапия элементлары белән мәгълүмати-танып белү чарасы үткәрелде.

Әлмәт шәһәрен яшелләндерү проекты уңаеннан Әлмәт муниципаль районындагы "Кайгырту" халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү үзәгенең яшьләр комитеты әгъзалары Тынычлык урамы буенча агач утыртуда катнашты.

Югары Ослан  районы "Өмет утраучыгы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре "Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен куркынычсызлык мәктәбе" технологиясе кысаларында чаралар оештыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International