Югары Ослан районында яшәүчеләр белән профилактик әңгәмә үткәрелде

2019 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

Югары Ослан  районы "Өмет утраучыгы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре "Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен куркынычсызлык мәктәбе" технологиясе кысаларында чаралар оештыра.

Алар социаль хезмәт алучылар белән гражданнарның пенсия тупланмалары,  алдакчылар турында, алдауның төрләре турында аңлату эшләре үткәрде һәм шәхси куркынычсызлык турында искәрттеләр. Әңгәмә ахырында өлкәннәргә "Сак булыгыз, алдакчылар"дигән листовкалар тараттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International