Замана кешесен аяк киеменнән башка күз алдына да китереп булмый. Җылы кышкы итекләр һәм җиңел җәйге босоножка, кичке туфли һәм уңайлы кроссовкалар аякларны теләсә нинди һава шартларында саклый.
Яр Чаллының "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә узган очрашуда шәһәрнең танылган рәссамы, кызыклы кеше Ренат Мусин булды. Ул мөмкинлекләре чикле булуга карамастан, тормышта сизелерлек уңышларга иреште һәм җәмгыять хөрмәтенә лаек. Әлеге очрашуда 18 бала, 15 ата-ана катнашты.
5 ноябрь көнне Тукай муниципаль районының "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәт алучылар өчен Яр Чаллы шәһәренең туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырдылар.
8 ноябрьдә Алабуга районындагы "Астра" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә “Зарарлы гадәтләр турында файдалы сөйләшү” дигән профилактик әңгәмә үткәрелде.
Татарстан Республикасы Алабуга, Әгерҗе, Менделеевск районнары җирлеге кулланучылар хокукын һәм кеше иминлеген кайгыртучылар өлкәсендә хезмәт куючы Федераль хезмәт надзоры башлыгы урынбасары Рәйсә Гыйсмәтуллина “Йогышлы авырулар. Грипп” буенча укулар уздырды.
Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү алдыннан Яр Чаллының "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютына шәһәрнең мактаулы кешесе Дени Сергеевич Абрамашвили чакырылган иде. Ул "Хозяюшка" клубы чакыруы буенча килде. Мәртәбәле кунак Грузия кулинария традицияләренә багышланган дәрес үткәрде.
Яр Чаллының "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова яңа "Мультипсихометр" аппарат-программа психодиагностика комплексын кулланып, социаль хезмәт алучыга психодиагностика үткәрде.
14 ноябрь көнне Түбән Кама шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе узачак. Ярмикә 10.00 сәгатьтә башлана.
Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында "Чәчәк иле" программасын гамәлгә ашырыла. Биредә балаларны бүлмә үсемлекләре белән таныштыру буенча гамәли дәрес үткәрделәр.
7 ноябрьдә Алабуга муниципаль районындагы "Астра" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган бәйрәм концерты булып узды. Бәйрәм “Изгелек планетасы”, мәдәният һәм сәнгать колледжы, “Алтын яшь” волонтерлар отряды белән берлектә үтте.