"Балкыш" комплекслы үзәге белгечләре "Кайгырту" приютында

2019 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

Чистай муниципаль районындагы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре “Авыр тормыш хәлендәге балалар өчен гаиләне саклап калу” дигән  бурычка ирешү уңаеннан Алексеевск районының “Забота” балалар һәм яшьүсмерләр социаль приютында “Дуслыкны балачактан сакла” дигән чара үткәрде.

Чара барышында балалар һәм аларның әти-әниләре бер-берсен “Шатлык даирәсе”ндә сәламләде, “Миксер”, “Баш мие штурмы”, “Тылсымлы куллар”  уеныннарын уйнадылар, дуслык турында мәкальләрне искә төшерделәр, ә соңыннан саубуллашу йоласын үткәрделәр. Чарадан балалар күтәренкелеге кәеф алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International