Картлар һәм инвалидлар интернат-йортларында дәүләт бәйрәмнәре билгеләп үтелде

2019 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чаралар уңаеннан Алабуга картлар һәм инвалидлар интернат-йортында "Без бердәм булганда, без җиңәчәкбез" дигән интерактив чара узды. Ул тематик видеоролик күрсәтү белән башланды, аннары "Экодос" отряды волонтерлары белән бергә интернатта яшәүчеләрнең  "Лейся, песня" иҗат коллективы Россия, Халыклар дуслыгы турында җырлар һәм шигырьләр башкарды. "Бер адым алга" бию коллективы тамашачыларга калмык биюен бүләк итте. Шулай ук чара кысаларында яшәүчеләр "Халык костюмы" викторинасында катнашты.

Бәйрәм программасы тамашачыларга бик күп уңай эмоцияләр һәм тәэсирләр бүләк итте.

Чистайның "Юлдаш" картлар һәм инвалидлар интернат-йортында белгечләр Светлана Коншина, Анна Михеева һәм Рәшит Вәлиев социаль хезмәт алучылар өчен "Без бердәм!" уены оештырды. Барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды.

5 ноябрь көнне Тәтеш шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йортында "Әйдәгез тату яшик!" Халыклар бердәмлеге көненә һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган бәйрәм узды. Психолог Наталья Самаркина социаль хезмәт алучылар өчен тематик фильм карауны оештырды. Шулай ук биредә яшәүчеләр "Рус тарихы битләре. Болганчык еллар" викторинасында катнашты.

Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йортында бәйрәм көннәрендә истәлекле даталар тарихын гына түгел, ә конституция нигезләрен дә искә алдылар. Өлкән кешеләр, бу өлкәдә тирән белемнәрен күрсәтеп, викторина сорауларына мавыгып җавап бирде.

"Безгә тату яшәргә кирәк, дуслар!" Әлки интернат-йортында бәйрәм концерты узды. Чарада "Рябинушка" ансамбле һәм Юхмачы мәктәбе укучысы катнашты.

Ә Баулы интернат-йортында түгәрәк өстәл артында "Бердәмлектә көч" дигән темага дәрес-әңгәмә узды. Дәрес барышында хезмәт алучылар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән танышты. Шулай ук интернат-йортта яшәүчеләр игътибарына "Казан Мәрьям Ана иконасы" фильмы тәкъдим ителде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International