"Яңарыш" тернәкләнүчеләре патриотик квест-уенда катнашты

2019 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

Бөгелмәнең "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чара узды.

Чараның максаты - ватанга патриотизм хисе, ватан тарихына, мәдәнияткә, гореф-гадәтләргә хөрмәт, җәмгыятьтә кабул ителгән игелеклелек тәрбияләү.

33 социаль хезмәт алучы квест-уенда катнашты: каршылыклы лабиринт узып, биремнәрне үтәп, балалар Халыклар бердәмлеге көне бәйрәменең тарихы, аның традицияләре турында күп нәрсәләр белделәр.

Мондый чаралар Россиянең лаеклы гражданнарын, үз ватанының патриотларын тәрбияләргә һәм балаларның үз илләренә карата дөрес мөнәсәбәтен формалаштыруга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International