Зәй шәһәре халык мәшгульлеге үзәге "Аккурайд Уилз Россия" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте хезмәткәрләрен алдан һөнәри белем алу программасы буенча укыту оештырды. Завод "Су әйләнеше белән тәэмин итү һәм компрессор җиһазлары системасын реконструкцияләү" инвестицион проекты нигезендә эшчәнлекне реструктуризацияләү һәм модернизацияләү белән шөгыльләнә.
Укыту процессын тикшерү максатыннан, халык мәшгульлеге үзәге белгечләре "Программа белән идарә итү станокларын һәм манипуляторларны көйләүче" һөнәре буенча дәресләрдә булдылар. Укытуны "Эрудит-Селдом" белем бирү учреждениесе үткәрә. Дәресләр Яр Чаллы политехника колледж базасында уза. Укучылар төркеме 6 кешедән тора.
Курсларны тыңлаучылар гомум һөнәри цикл белән танышачак, аның кысаларында техник үлчәнешләр һәм график, электротехника, материал белеме нигезләрен, металл эшкәртү һәм металл кисүче станокларда эшләү нигезләрен өйрәнәчәк. Шулай ук станоклар һәм манипуляторлар урнаштыру һәм көйләү, программа белән идарә итү, машина төзелеше сызымнары белән танышачак. Алган теоретик белемнәрен укыту һәм җитештерү практикасында ныгытачаклар.
Уку декабрь башына кадәр дәвам итәчәк.