"Наз" приютында тәрбияләнүчеләр һөнәрләр белән танышуын дәвам итә

2019 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

Әгерҗе районының “Наз" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр һөнәрләр дөньясын өйрәнүләрен дәвам итә. 5нче ноябрьдә балалар тәрбияче Эльвира Сабирҗанова белән ашыгыч ярдәм бинасына экскурсиягә барды.

Алар фельдшер һөнәре турында күп нәрсә: кайда укырга, үз эшендә нинди приборлар белән файдаланырга, бу һөнәр өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәклеген белделәр. Фельдшер Әлфия Хәмидуллина балаларга электрокардиограф аппаратын  күрсәтеп сөйләде һәм бер тәрбияләнүчедә аның ничек эшләвен һәм  нәрсә өчен кирәклеген аңлатты . Экскурсиядә 12 бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International