Әлмәт шәһәрен яшелләндерү проекты уңаеннан Әлмәт муниципаль районындагы "Кайгырту" халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү үзәгенең яшьләр комитеты әгъзалары Тынычлык урамы буенча агач утыртуда катнашты.
Чараның максаты – берьюлы берничә функцияне башкарачак шәһәрне яшелләндерү иде. Аларның иң мөһиме – санитар-гигиена функция. Агачлар һәм куаклар кислород эшләү өчен генә түгел, ә тавыш дәрәҗәсен киметү, тузаннан чистарту һәм микроорганизмнарны юк итә торган фитоорганизмнар бүлеп бирү өчен дә кирәк. Моңа өстәп яшел агачлар һаваны дымландыруда булыша һәм бина диварларын, асфальт катламын һәм җирне үтә кыздырудан саклый.
Яшелләндерү заманча шәһәр массивларының тышкы кыяфәтен яхшыртырга, ял итү һәм йөрү өчен уңайлы шартлар тудырырга мөмкинлек бирә. Моннан тыш, агачлар һәм куаклар кеше психикасына уңай йогынты ясый һәм релаксациягә булыша.