"Шатлык" үзәгендә "Бердәмлектә көч" чарасы узды

2019 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

Зәйнең “Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең психологы һәм социаль эш буенча белгече  көзге каникул  чорында шәһәрнең 3 номерлы мәктәбендә  мәктәп яны лагерена йөрүче балалар  белән  Халык бердәмлеге көненә багышланган  "Бердәмлектә безнең көч!” исемле арт-терапия элементлары белән мәгълүмати-танып белү чарасы үткәрелде.

Яшүсмерләр 4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелүе, бу бәйрәмнең килеп чыгу тарихы турында  мәгълүмат алды. Тормышта бердәмлек һәм дуслыкның роле, алардан башка сугыш һәм конфликтлар килеп чыгарга мөмкин булуы турында сөйләштеләр.

Аннан соң балалар иҗади өлешкә күчте. Командаларга бүленеп, матур инструменталь музыка ягыраганда, клей, карандаш, буяу кулланып, Россия флагы ясадылар.Үз командаларына  Россиянең дуслыгына һәм бердәмлегенә кагылышлы исем уйлап таптылар.

Чара коллективны берләштерүгә, дуслыкны ныгытуга,  бер-береңә карата толерант мөнәсәбәткә һәм кешеләр арасында бердәмлекне үстерүгә юнәлдерелгән иде.

Чара ахырында яшүсмерләр дәрестән алган тәэсирләрен анализлады һәм хис-кичерешләре белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International