Мамадыш картлар һәм инвалидлар интернат йортында Халыкара сукырлар көненә багышланган “Дөнья миңа йөрәк аша күренә” дип аталган әңгәмә үтте.
Бүген Татарстанда 2019-2020 еллардагы чемпионат циклының "Яшь профессионаллар" (Ворлдскиллс Россия) төбәк чемпионаты башланды.
Югары Осланның картлар һәм инвалидлар интернат-йорты "Демография" милли проектының "Өлкән буын" федераль проектын тормышка ашыруга кушылды. Проектның төп максаты – өлкәннәрнең тормыш сыйфатын яхшырту. Интернат-йортта социаль хезмәт алучылар табиб киңәше буенча махсус җиһазландырылган бүлмәдә спелеотерапия курслары уза.
12 ноябрьдә Алабуга муниципаль районындагы "Астра" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә тәрбиячеләр “Милли бизәклр” дип аталган кул хезмәте буенча дәрес үткәрделәр.
12 ноябрь көнне Менделеевск "Өмет Яры" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә "Знатоки права" түгәрәгендә катнашучылар Менделеевск районы буенча Россия ҖҮФХИ ФКУ җитәкчесе И.Г. Сәлахов белән очрашты.
11 нче ноябрьдә "2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы халкын эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү" программасы һәм "2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасында эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру" программасы уңаеннан Менделеевск районында "Бөртектән икмәккә кадәр" дигән интеллектуаль-танып белү квест үткәрелде. Әлеге чара "Икмәк артеле" һөнәри юнәлеш бирүче проекты җәһәтеннән 1 нче урта мәктәп базасында узды.
Шушы көннәрдә Лениногорск районы "Исток – Башлангыч" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге педагогы Гөлнара Пряничникова 8 нче урта мәктәп укучылары белән "Юл йөрү кагыйдәләре шәһәренә сәяхәт" дигән темага дәрес үткәрде.
Балалар - ата-аналар мөнәсәбәтләре корекциясе программасын тормышка ашыру уңаеннан Түбән Каманың “Балкыш” балалар һәм яшүсмерләр социаль приют карамагандагы балалар әти-әниләре белән бергә “Бала белән аралашу. Ничек?” буенча тренингта катнашты.
Иң күп тавыш җыйган тәкъдимнәр Министрлыкның Иҗтимагый советы карамагына кертеләчәк. Нәтиҗәдә 2020 елга биштән җидегә хәтле өстенлекле максат билгеләнәчәк.
Бүген Яр Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт инструкторы Земфира Суфьянова бөтендөнья кул эшләре көненә багышланган мастер-класс үткәрде.