12 ноябрь көнне Менделеевск "Өмет Яры" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә "Знатоки права" түгәрәгендә катнашучылар Менделеевск районы буенча Россия ҖҮФХИ ФКУ җитәкчесе И.Г. Сәлахов белән очрашты.
Очрашу җанлы дискуссия формасында узды. Җинаять-башкарма инспекциясе хезмәткәре балаларга хокук бозуларны ничек булдырмаска кирәклеге турында мәгълүмат бирде, теләсә нинди закон бозу үзе артыннан административ яки җинаять җаваплылыгына китерә, дип сөйләде. Шулай ук Илдар Габделхәлим улы балигъ булмаганнарга карата административ һәм җинаять җаваплылыгы төрләре турында сөйләде, балаларны кызыксындырган барлык сорауларга җавап бирде.