Бүген Татарстанда 2019-2020 еллардагы чемпионат циклының "Яшь профессионаллар" (Ворлдскиллс Россия) төбәк чемпионаты башланды.
Быел чемпионат республиканың 11 шәһәрендә һәм авылларында: Бөгелмә, Буа, Алабуга, Яшел Үзән, Казан, Лениногорск, Яр Чаллы, Түбән Кама, Сарман, Тәтеш, Иннополиста 43 мәйданчыкта узачак.
Төбәк чемпионаты "Ворлдскиллс"ның 96 компетенциясе һәм "Ворлдскиллс юниорлар"ның 66 компетенциясе буенча оештырылды, аларда 2300дән артык конкурсант һәм эксперт катнаша.
Быел "Хезмәтне саклау" дигән яңа компетенция кертү турында карар кабул ителде.