Мамадыш картлар һәм инвалидлар интернат йортында Халыкара сукырлар көненә багышланган “Дөнья миңа йөрәк аша күренә” дип аталган әңгәмә үтте.
Культорганизатор Э.Кузнецова бәйрәмнең тарихы, Брайл шрифтының барлыкка килүе, сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен бастырылган китаплар хакында сөйләде.
Социаль ярдәм алучылар күрмәүче кешенең ничек итеп дөньяны кабул итүен белде. Шулай ук алар сукырлар һәм начар күрүчеләр җәмгыяте барлыгын, аларның проблемалары турында хәбәр алдылар.
Әңгәмә слайд күрсәтү, материаллар карау белән бергә алып барылды.