Лениногорск укучылары юл йөрү кагыйдәләре шәһәренә сәяхәт кылды

2019 елның 13 ноябре, чәршәмбе

Шушы көннәрдә Лениногорск районы "Исток – Башлангыч" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге педагогы Гөлнара Пряничникова 8 нче урта мәктәп укучылары белән "Юл йөрү кагыйдәләре шәһәренә сәяхәт" дигән темага дәрес үткәрде.

Дәреснең бурычлары:

- балаларның юл билгеләре һәм урам аша чыгу кагыйдәләре турында белемнәрен системалаштырырга;

- юлларда үз-үзеңне дөрес тоту гадәтен камилләштерү;

- балаларда белемле җәяүлеләрне тәрбияләү.

Әңгәмә барышында балалар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде, аларга тулы җаваплар алдылар. Соңыннан балалар алынган белемнәрен ныгытты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International