ЯҢАЛЫКЛАР


12
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

Алабуга картлар һәм инвалидлар интернат-йортында "Волонтер" иреклеләр үзәге белән берлектә игелек бәйрәме оештырылды.

Шәхси куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан "Безгә истә тотарга кирәк: янгын үзеннән-үзе килеп чыкмый!" Бөгелмә районы "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр янгын куркынычы янаган предметлар турында белде.

2019 елның 1 ноябреннән республиканың 40 муниципаль районы территориясендә "Татарстан Республикасының транспорт картасы" проектын гамәлгә ашыру башланды.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, Инвалидлар декадасы алдыннан, 2019 елның 11-20 ноябрь көннәрендә Татарстан Республикасында инвалидлар, шул исәптән инвалид бала хокукларын гамәлгә ашыруга кагылышлы мәсьәләләр буенча гражданнар мөрәҗәгате өчен кайнар элемтә эше оештырыла. Шулай ук татарстанлылар министрлыкка үз тәкъдимнәрен дә җибәрә ала.

Түбән Каманың "Балкыш" приютында тәрбияләнүчеләрнең иң кечкенә төркемнәрендә сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыруны дәвам итәләр. Балалар көн саен "Сәламәтлек юлында"  аякларын чыныктыра.

11 нче ноябрь көнне Әгерҗе районы "Наз" балалар һәм  яшүсмерләр социаль приютында хезмәт инструкторы  Егоров Александр дару ясаучы белгече (фармацевт) һөнәре турында дәрес оештырды.

Россия хәрби тарихының истәлекле даталары уңаеннан Түбән Каманың "Веста" үзәгенең социаль эш буенча белгече Анастасия Ильина, 8 нче санлы социаль участогында социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 10 балигъ булмаган бала өчен "Беренче Бөтендөнья сугышы ахыры" темасына төркемле дәрес үткәрде.

Кичә, 11 ноябрьдә, Минзәләнең "Умырзая" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә "Күңелле светофор" дигән чара узды. Анда шулай ук "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУнең Минзәлә районындагы профилактика бүлеге башлгы Наталья Железкова да катнашты.


11
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Мөгезле эре терлек үрчетү һәм сөт җитештерү белән шөгыльләнүче "Ферма7" ҖЧҖ 2 хезмәткәре алдында  72,0 мең сумлык бурычын кайтарды.

8 ноябрь көнне Зәй шәһәре халык мәшгульлеге үзәге белгечләре "Җитештерү процессларында инглиз теле", "Сыйфатны бәяләү менеджменты системасында инглиз теле" һөнәрләре буенча укыту процессын тикшерү максатыннан, "Аккурайд Уилз Россия" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International