Балалар - ата-аналар мөнәсәбәтләре корекциясе программасын тормышка ашыру уңаеннан Түбән Каманың “Балкыш” балалар һәм яшүсмерләр социаль приют карамагандагы балалар әти-әниләре белән бергә “Бала белән аралашу. Ничек?” буенча тренингта катнашты.
Дәрестә ата-аналар балаларын кабул итәргә, аларга булышу, дөрес аралашу серләрен өйрәнде. Тренингка йомгак ясап, педагог-психолог В. Шәрифуллина, барлык катнашучалар да биремне үтәде һәм бер-берсен яхшырак аңлый башлады, дип билгеләп үтте.