13 ноябрь көнне Казанның Яңа Савин районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе узды. Чарада 9 предприятие катнашты: «Уютный дом» ИК ҖЧҖ, «Комфортель» АҖ, «Метроэлектротранс» МУП, «Тимерхан» Бизнес-үзәге ҖЧҖ, «Шиномонтаж-5 колесо» Сервис – групп ҖЧҖ һ.б.
8 нче ноябрь көнне Тукай муниципаль районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова Тукай үзәк район хастаханәсендә "Хатын-кызның бала тапканнан соң психоэмоциональ хәле. Бала тапканнан соң депрессияне профилактикалау" темасына багышланган гамәли дәрес үткәрде.
Иң күп тавыш җыйган тәкъдимнәр Министрлыкның Иҗтимагый советы карамагына алыначак. Нәтиҗәдә 2020 елга биштән җиде өстенлекле максат билгеләнәчәк.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, Инвалидлар декадасы алдыннан, 2019 елның 11-20 ноябрь көннәрендә Татарстан Республикасында инвалидлар, шул исәптән инвалид бала хокукларын гамәлгә ашыруга кагылышлы мәсьәләләр буенча гражданнар мөрәҗәгате өчен кайнар элемтә эше оештырыла. Шулай ук татарстанлылар министрлыкка үз тәкъдимнәрен дә җибәрә ала.
Шушы көннәрдә "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре өчен "Сак булыгыз, мошенниклар" дигән темага лекция оештырылды.
13 ноябрьдә КНИТУда «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты ярышлары старт алды. Университетта «Хезмәтне саклау» һәм «CAD инженер дизайны» компетенцияләре буенча мәйданчыклар оештырылган.
19 ноябрь көнне Казан шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Совет районы буенча филиалында вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак. Казанлыларга үз вакансияләрен Казанның «ПАТП № 2» МУП, «Казан ипподромы» ҖЧҖ, «КазХимНИИ» АҖ һәм «Комфортел» АҖ тәкъдим итәчәк.
11 ноябрендә Кукмара муниципаль районындагы "Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәге белгечләре "Роналд Макдоналд Йорты" хәйрия фондының чираттагы вебинарында катнашты.
ТАССР оешугаң 100 ел уңаеннан төзелгән план нигезендә, Кукмара муниципаль районындагы өчен “Шәфкать” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә инвалид балалар өчен район музеена экскурсия үткәрелде.
2019 елның июленнән Зәй муниципаль районында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан оештырылган коммерцияле булмаган оешмалар өчен грантлар алуга республика конкурсында җиңгән "Мин үзем эшли алам!" социаль проекты тормышка ашырыла.