Югары Осланның картлар һәм инвалидлар интернат-йорты "Демография" милли проектының "Өлкән буын" федераль проектын тормышка ашыруга кушылды. Проектның төп максаты – өлкәннәрнең тормыш сыйфатын яхшырту. Интернат-йортта социаль хезмәт алучылар табиб киңәше буенча махсус җиһазландырылган бүлмәдә спелеотерапия курслары уза.
Махсус тозлы атмосферада булу интернатта яшәүчеләргә бронхларда һәм үпкәләрдә нормаль микрофлораны торгызырга, сулыш юлларын чистартырга, тире патологияләре һәм төрле аллергия күренешләренең килеп чыгу куркынычын киметергә генә түгел, тыныч шартларда ял итәргә дә мөмкинлек бирә. Бу исә, үз чиратында, аларны хроник талчыгудан арындыра, стрессны киметә, депрессияне дәвалый һәм ялкынсыну процессларын киметә.
- Миңа тозлы бүлмәгә йөрү бик ошый. Билгеләнгән курсның яртысын гына уздым, әмма инде уңай нәтиҗәне сизәм, - дип кичерешләре белән уртаклашты интернатта яшәүче Анатолий Кузнецов.
Һәр сеанс 30-40 минут дәвам итә. Тоз мәгарәсенә керер алдыннан яшәүчеләребез берничә әзерлек этабы уза. Башта интернат белгечләре алар белән спелеотерапиянең файдасы турында әңгәмәләр үткәрә, шуннан соң мәҗбүри сулыш гимнастикасы ясыйлар.