12 ноябрьдә Алабуга муниципаль районындагы "Астра" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә тәрбиячеләр “Милли бизәклр” дип аталган кул хезмәте буенча дәрес үткәрделәр.
Аның башында балалар татар орнаментлары белән танышты. Төрле төсле, төрле образлы үрнәкләр карап үттеләр. Соңрак һәр бала үз кулы белән китапка татар орнаментлы кыстыргыч ясады. Кыстыргыч сызыгында төсле карандашлар һәм акварель буяулар белән гади орнаментлар ясадылар.
15 мөмкинлекләре чикле балалар һәм балаларны озатып йөрүче 5 әни ясаган эшләреннән чиксез шатлык алды.