11 нче ноябрьдә "2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы халкын эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү" программасы һәм "2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасында эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру" программасы уңаеннан Менделеевск районында "Бөртектән икмәккә кадәр" дигән интеллектуаль-танып белү квест үткәрелде. Әлеге чара "Икмәк артеле" һөнәри юнәлеш бирүче проекты җәһәтеннән 1 нче урта мәктәп базасында узды.
Чараны Менделеевск районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, шәһәрнең туган якны өйрәнү музее һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе оештырды.
Уенда шәһәрнең гомуми белем бирү учреждениеләренең 9 нчы сыйныф укучылары катнашты. Һөнәри юнәлеш бирү квесты барышында катнашучылар аңлы рәвештә һөнәр сайлау өчен кирәкле белемнәр генә алып калмыйча, коммуникатив күнекмәләр дә, командада нәтиҗәле эшли белү дә, уртак максатка ирешү өчен компромисслар да алдылар. Балалар зур кызыксыну һәм азарт белән биремнәрне башкарды, көндәшләрен узып китәргә тырышты.
Соңыннан оештыручылар балаларны призлар белән бүләкләде һәм укуларында уңышлар теләде.