Буа районы "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре халыкны янгын куркынычсызлыгы белән тәэмин итү буенча чаралар үткәрә. Социаль хезмәт күрсәтелә торганнарның йортларына рейд ясалды.
Яр Чаллы шәһәренең "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Светлана Бахмутова һәм Яна Краснова һөнәри юнәлеш бирү буенча очрашу уздырды.
20 нче ноябрьдә Тукай муниципаль районының “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре муниципаль хезмәткәрләр белән берлектә балигъ булмаганнарның хокук бозуларын профилактикалау буенча “Наркотиклар. Хокук бозулар" чарасы уздырды. Бу чара Мәләкәс урта мәктәбе базасында узды.
Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы эш бирүчеләргә методик ярдәм күрсәтү максатларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан 2020 елга Производство (җитештерү) календаре эшләнде.
2019 елның 20 октябренә республикада эш белән тәэмин итү үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 10 615 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 287 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,52 % тәшкил итә.
Соңгы мәгълүматларга караганда, Яр Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән 1 128 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 38 кешегә кимрәк
Бүген Түбән Кама муниципаль районының "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәткәрләр арасында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын гамәлгә кертү буенча киңәшмә узды.
18 нче ноябрь көнне хезмәт инструкторы Егоров Александр Әгерҗе районы “Наз" балалар һәм яшүсмерләр приютында тәрбияләнүчеләргә “Хәзерге заман хезмәт һөнәрләре” исемле онлайн-сәяхәт уздырды. Ул балаларга ХХI нче гасырда офис һөнәрләре белән беррәттән эшче һөнәрләрдә хезмәт базарында актуаль икәне турында сөйләде.
18-19 ноябрь көннәрендә Бөгелмә шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез гражданнар өчен "Социаль адаптация" программасы буенча төркемле консультацияләр оештырылды. Чараларның максаты - гражданнарны мөстәкыйль актив эш эзләү, эш эзләү технологияләрен өйрәтү, мөстәкыйль эзләү күнекмәләрен һәм осталыкларын арттыру, эшкә урнашу вариантларын билгеләү.
21 ноябрьдә Казанда "Татарстанда рельефлы-нокталы шрифт: тарих, хәзерге заман, киләчәк" дигән республика фәнни-гамәли конференциясе узачак. Конференция Луи Брайльнең 210 еллыгына, аның рельефлы-нокталы шрифт төзелүенә 195 ел тулуга, Брайль буенча беренче татар китабы чыгарылуга 85 ел тулуга багышланган.