Буа районы "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре халыкны янгын куркынычсызлыгы белән тәэмин итү буенча чаралар үткәрә. Социаль хезмәт күрсәтелә торганнарның йортларына рейд ясалды.
Йортларга рейд янгын куркынычсызлыгын тикшерү һәм тиешле актларны рәсмиләштерү максатларында оештырылды. Бүлекчә белгечләре һәм социаль хезмәткәрләр социаль хезмәтләр алучылар белән янгын куркынычсызлыгы темасына әңгәмәләр үткәрде.
Проектта барлыгы 359 өлкән яшьтәге граждан катнашкан. Аларның барысына да тематик белешмәлекләр тапшырылды.