Яр Чаллы шәһәренең "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Светлана Бахмутова һәм Яна Краснова һөнәри юнәлеш бирү буенча очрашу уздырды.
Очрашуның максаты: социаль хезмәт алучылар тарафыннан хезмәт эшчәнлеген башкару мөмкинлекләрен аңларга, киләчәктә үзеңне коллектив һәм гаиләнең тулы әгъзасы итеп хис итәргә ярдәм итү. Хезмәт эшчәнлегенә кызыксынуны үстерү, максатчан хезмәт һәм социаль яраклашуны торгызу.
Белгечләр социаль хезмәт алучыларны - инвалидларны эш белән тәэмин итүгә булышлык итү буенча түбәндәге программалар белән таныштырды: билгеле күләмдә бүлеп бирелгән эш урыннарына урнашу, махсус булдырылган эш урыннарын җиһазлау, һөнәри укыту һәм эш булган урынга күчәргә ярдәм итү. Инвалидларны эшкә урнаштыру кагыйдәләрен, шулай ук эшкә урнашу белән бәйле хокукый аспектларны билгеләп үттеләр. Вакансияләр исемлеге белән таныштырдылар һәм эшкә урнашырга теләүчеләр өчен һөнәри тест үткәрделәр.
Чара ахырында белгечләр тыңлаучыларның күпсанлы сорауларына җавап бирде һәм дәгъва кылучыларга 19 ноябренә булган вакансияләр турында мәгълүмат һәм белгечләрнең контакт номерларын калдырдылар.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре белән мондый очрашулар социаль хезмәт алучыларга хезмәт базары белән танышырга һәм квалификацияле ярдәм алырга мөмкинлек бирде.
Чарада 19 кеше катнашты.
«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вәкилләре белән «Уку да бар, эштә бар» дигән һөнәри юнәлеш бирүче очрашу
Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Светлана Бахмутова һәм Яна Краснова һөнәри юнәлеш бирү буенча очрашу уздырдылар.
Чараның максаты: социаль хезмәт алучылар тарафыннан хезмәт эшчәнлеген башкару мөмкинлекләрен аңларга, киләчәктә үзеңне коллектив һәм гаиләнең тулы кыйммәтле әгъзасы итеп хис итәргә ярдәм итү. Хезмәт эшчәнлегенә кызыксынучанлыкны үстерү, максатчан хезмәт һәм социаль яраклашуны торгызу.
Белгечләр социаль хезмәт алучыларны - инвалидларны эш белән тәэмин итүгә булышлык итү буенча түбәндәге программалар белән таныштырдылар: билгеле күләмдә бүлеп бирелгән эш урыннарына урнашу, махсус булдырылган эш урыннарын җиһазлау, һөнәри укыту һәм эш булган урынга күчергә ярдәм итү. Инвалидларны эшкә урнаштыру кагыйдәләрен, шулай ук эшкә урнашу белән бәйле хокукый аспектларны билгеләп үттеләр. Вакансияләр исемлеге белән таныштырдылар һәм эшкә урнашырга теләүчеләр өчен һөнәри яраклылык буенча тест үткәрделәр.
Чара ахырында белгечләр тыңлаучыларның күпсанлы сорауларына җавап бирде. Алар вакансияләр буенча мәгълүмат һәм белгечләрнең контакт номерларын калдырды.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре белән мондый очрашулар социаль хезмәт алучыларга хезмәт базары белән танышырга һәм квалификацияле ярдәм алырга мөмкинлек бирә.
Чарада 19 кеше катнашты.