ЯҢАЛЫКЛАР


20
ноябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Кайнар элемтә телефоны: 8 (843) 557-21-25 (эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр).

Аксубай муниципаль районындагы "Хыял" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр берничә ел рәттән "Кояшлы куян" дигән балалар иҗаты конкурсында катнаша.

"Әни+бәби" клубы уңаеннан "Веста" үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Гүзәл Галиуллина социаль хезмәт күрсәтүдә торучы балалар һәм ата-аналар арасында "Курчак театры" дигән темага дәрес үткәрде.

Яр Чаллының "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү  үзәгендә 19 ноябрьдә үзәк педагоглары яшь тамашачыларга һәм аларның әти-әниләренә "Доктор Айболит" курчак спектаклен тәкъдим итте, анда 37 инвалид бала һәм 15 ата-ана катнашты.

19 нче ноябрь көнне Эшче һөнәрләр елы уңаеннан Бөгелмәнең "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә модельер-дизайнер һөнәре белән таныштырдылар.

19 ноябрьдә  Алабуга муниципаль районындагы "Астра" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә  әти-әниләр белән бергә квест  оештырылды.


19
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы эш урыннарында  җитештерү травматизмы булдырмау һәм хезмәт шартларын яхшырту максатларында, бүген республика семинар-практикумы уздырды.

Әгерҗе районы “Наз" балалар һәм яшүсмерләр приютында “Юлларда игътибарлы бул” исемле юл йөрү кагыйдәләренә багышланган комплекслы дәрес уздырылды. Яшь тәрбияләнүчеләр “Юлларда куркынычсызлык” исемле иҗади-тәрбияви чарада үзләрен күрсәтте.

Өлкәннәрдә тормышка кызыксынуны арттыру, буыннар арасында тотрыклы элемтәләр урнаштыру, яшьләрне өлкәннәр тормышына җәлеп итү җәһәтеннән, Баулы интернат-йортында "Хат язучы буенча оныклар" акциясен тормышка ашыру дәвам итә.

Шушы көннәрдә Алабуганың халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан "Чыгарылыш сыйныф укучысы" дигән һөнәри юнәлеш бирүче акция уңаеннан шәһәр мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International