Түбән Камада озак вакыт карау системасын гамәлгә кертүнең барышы турында фикер алыштылар

2019 елның 20 ноябре, чәршәмбе

Бүген Түбән Кама муниципаль районының "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәткәрләр арасында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын гамәлгә кертү буенча киңәшмә узды.

Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Людмила Касаткина катнашучыларны оешманың шәһәр һәм район медицина оешмалары белән хезмәттәшлек регламенты белән таныштырды. Киңәшмәдә шулай ук типлаштыруның 4 һәм 5 төркеме өлкән яшьтәгеләрне  һәм инвалидларны карауда практик моментлар турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International