"Наз" социаль приютында тәрбияләнүчеләр эшче һөнәрләр белән таныша

2019 елның 20 ноябре, чәршәмбе

18 нче ноябрь көнне хезмәт инструкторы Егоров Александр Әгерҗе районы “Наз" балалар һәм яшүсмерләр приютында тәрбияләнүчеләргә “Хәзерге заман хезмәт һөнәрләре” исемле онлайн-сәяхәт уздырды. Ул балаларга  ХХI нче гасырда офис һөнәрләре белән беррәттән эшче һөнәрләрдә хезмәт базарында актуаль икәне турында сөйләде.

Интернет ярдәмендә балалар эретеп ябыштыручыларның, бораулаучыларның һәм башка һөнәр вәкилләренең ни белән шөгыльләнүләрен ачыклады.

Дәрестә 8 тәрбияләнүче бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International