Республиканың моношәһәрләрендә эшсезләр саны кимегән

2019 елның 20 ноябре, чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга караганда, Яр Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән 1 128 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 38 кешегә кимрәк.

Шулай ук бу атнада Алабуга, Яшел Үзән, Түбән Кама һәм Чистайда эшсезләр саны кимегән, анда 2019 елның 20 ноябренә халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә исәптә 377, 510, 859 һәм 244 эшсез исәпләнә.

Менделеевск һәм Кама Аланында хәл үзгәрмәгән. Анда 49 һәм 307 эшсез теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International