18-19 ноябрь көннәрендә Бөгелмә шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез гражданнар өчен "Социаль адаптация" программасы буенча төркемле консультацияләр оештырылды. Чараларның максаты - гражданнарны мөстәкыйль актив эш эзләү, эш эзләү технологияләрен өйрәтү, мөстәкыйль эзләү күнекмәләрен һәм осталыкларын арттыру, эшкә урнашу вариантларын билгеләү.
Төркемле дәресләрдә эшсез 13 граждан катнашты. Алар белән психолог Снежана Лунева түбәндәге мәсьәләләрне карады:
- Хезмәт базарындагы вәзгыятьне анализлау;
- Эш эзләү һәм эшкә урнашу мөмкин булган вариантларны билгеләү;
- Катнашучыларның индивидуаль күнекмәләрен һәм квалификациясен бәяләү;
- Шәхеснең көчле якларын эзләү;
- Эш эзләү буенча индивидуаль план төзү;;
- Шәхси резюмены рәсмиләштерү;
-Телефон аша һәм турыдан-туры аралашканда эш бирүче белән сөйләшүләр алып бару;
- Яңа эш урынында адаптация;
- Профессиональ карьера планлаштыру.
Дәресләрдә катнашучылар эшкә урнашуга ярдәм итә торган язма материаллар да алды. Шулай ук мәшгульлек үзәге психологы тренингның һәр катнашучысына индивидуаль нәтиҗә ясады, анда мөстәкыйль эш эзләү буенча тәкъдимнәр язылган.