2019 елның 20 октябренә республикада эш белән тәэмин итү үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 10 615 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 287 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,52 % тәшкил итә.
Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 43 279 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 2 776 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,24 кеше тәшкил итә.
Хисап атнасында 437 татарстанлы эшсез дип танылган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 416 кеше элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 34 граждан оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.