Әниләр көне алдыннан Казан шәһәренең "Здравушка" тернәкләндерү үзәгендә "Әниләргә бүләк" дигән мастер-класс узды. Мастер-класс Әниләр көненә багышланган иде.
Шәле авыл җирлеге - Питрәч муниципаль районында халык саны буенча иң зур җирлекләрнең берсе. Аның территориясендә 65 яшь һәм аннан да өлкәнрәк 485 кеше яши.
Олы буын һәм инвалидларны озак карау проекты системасын гамәлгә ашыру уңаеннан “Ышаныч - Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә 7 ноябрьдән социаль хезмәткәрләр укый башланды. Беренче төркемдә 12 кеше катнаша. Укуларны “Картлык шатлык” хәйрия фондында белем алган тренер Гөлфизә Әмирулла кызы үткәрә.
"Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү" милли проекты уңаеннан илнең 16 төбәгендә мәшгульлек хезмәтләрен модернизацияләү чаралары гамәлгә ашырыла. Татарстан Республикасында Яр Чаллы шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге пилот итеп сайланган.
Үз эшчәнлеген авыл хуҗалыгы тармагында алып баручы "Аксубай "Агрофирмасы" ҖЧҖ 384 хезмәткәренә 8 924,9 мең сум бурычын түләде.
Яр Чаллы шәһәренең "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә "Энергетик" мәдәният сарае Краснов исемендәге ветераннар халык хорының "Барысы өчен дә рәхмәтле" дигән концерты булып узды.
Буа муниципаль районында "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре үзәк район хастаханәсе белән берлектә авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкән гражданнарны көн саен медицина учреждениеләренә китерә.
Эшче һөнәрләр елы уңаеннан 20 ноябрьдә Арчаның "Өмет чаткысы" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәге карамагындагылар Арча тимер юл вокзалына сәяхәт кылды.
Югары Ослан муниципаль районы “Өмет утраучыгы“ халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге Югары Осланның авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәкләрне медицина оешмаларына диспансеризация үткәрү өчен китерә.
20 ноябрьдә Бөтенроссия хокукый ярдәм көне уңаеннан Чистай муниципаль районындагы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре балигъ булмаганнарга "Нәрсә ул җаваплылык..." дигән темага профилактик дәрес үткәрде.