21 ноябрьдә Казанда "Татарстанда рельефлы-нокталы шрифт: тарих, хәзерге заман, киләчәк" дигән республика фәнни-гамәли конференциясе узачак. Конференция Луи Брайльнең 210 еллыгына, аның рельефлы-нокталы шрифт төзелүенә 195 ел тулуга, Брайль буенча беренче татар китабы чыгарылуга 85 ел тулуга багышланган.
Конференциядә республиканың китапханә һәм мәдәният учреждениеләре, шулай ук күрү буенча инвалидлар белән эшләүче оешмалар, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, "Сукырлар һәм начар күрүчеләрне тернәкләндерү республика үзәге" ДБУ вәкилләре катнашыр дип көтелә.
Конференцияне ачу уңаеннан сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен китапханә тарафыннан гадәти текстлар укуда проблемалары булган кешеләр өчен махсус форматтагы басмалар күргәзмәсе планлаштырылган.
Конференциядә республикада Брайль системасы тарихына һәм үсешенә, Брайль әдәбиятын бастыруга, сукыр һәм начар күрүче балаларны укытуда Брайль системасын куллануга, шулай ук белем бирү процессында уку әдәбиятының һәркем өчен мөмкин булуы проблемаларына, күрмәүче һәм начар күрүчеләр тормышында Брайльнең рельефлы-нокталы шрифты системасының роле, китапханәләрдә Брайль китабын популярлаштыру һ. б. мәсьәләләр буенча фикер алышачаклар.
Конференциянең пленар өлеше Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының конференцияләр залында (Казан шәһәре, Пушкин ур., 66/33 йорт) узачак.
Өстәмә мәгълүмат 8 (843) 557-26-27, 557-42-09 телефоны буенча ("Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен республика махсус китапханәсе"ТР ДБМУ).