ЯҢАЛЫКЛАР


22
ноябрь, 2019 ел
җомга

21 нче ноябрь көнне Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез гражданнарның бизнес-планнарын бәяләү буенча Эксперт советының чираттагы утырышы узды.

22 ноябрь көнне Айбаш авыл җирлегендә Биектау муниципаль районындагы "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре социаль хезмәт алучыларга бәйрәм чәе оештырды.

Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре социаль хезмәт алучы хатын-кызлар өчен танып-белү чаралары уздырды.

Лениногорскиның "Исток-Башлангыч" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә рәсем конкурсы  узды. Аны социаль эш буенча белгеч Кузьмина Дарья һәм социаль педагог Гөлнара Пряничникова  оештырды.

 

Бөтенроссия хокукый ярдәм көне уңаеннан 20 ноябрь көнне Бөгелмәнең ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаиләгә урнаштыруга ярдәм итү үзәгендә ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны тәрбиягә алган гражданнарга һәм ятим балаларга консультация ярдәме күрсәтү максаты белән чара узды.

19 ноябрьдә "Казан энергетика көллияте" ДАҺБУнең махсуслаштырылган компетенцияләр үзәге базасында "Электромонтаж" компетенциясе буенча ике чемпионат – энергетика комплексы предприятиеләренең яшь хезмәткәрләре арасында һөнәри осталык буенча II республика тармак чемпионаты һәм "Зирәк күнекмәләр" төбәк тармак чемпионаты (WISE SKILLS) узды.

"Демография" милли проектының "Өлкән буын" төбәк проекты уңаеннан 19 ноябрьдә Тәтеш районының Олы Тархан хастаханәсе базасында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны диспансерлаштыру узды.  Медицина тикшерүен Бидәңге һәм Түбән Тархан авылларыннан 28 кеше узды.

Яр Чаллы шәһәренең "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура дәвалау инструкторы Ләйсән Җиһангирова сәламәтләндерү дәресе оештырды.

Эшче һөнәрләр елы уңаеннан Бөгелмә шәһәре мәшгульлек үзәге, балалар үзәк китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә "Кайда хезмәт, шунда бәхет" дигән рәсем конкурсы үткәрде. Конкурста катнашучылар рәсем аша төрле һөнәрләргә үз карашларын күрсәтте.

21 ноябрь көнне Түбән Кама шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Кама Аланы бүлегендә вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе узды. "Кама Аланы тегү фабрикасы" ҖЧҖ һәм Кама Аланы район хастаханәсе эш эзләүчеләргә үз вакансияләрен тәкъдим итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International