Вакансия ярминкәләре татарстанлыларга эшкә урнашырга ярдәм итә

2019 елның 22 ноябре, җомга

21 ноябрь көнне Түбән Кама шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Кама Аланы бүлегендә вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе узды. "Кама Аланы тегү фабрикасы" ҖЧҖ һәм Кама Аланы район хастаханәсе эш эзләүчеләргә үз вакансияләрен тәкъдим итте.

Ярминкәгә барлыгы 10 кеше килде. Аларга түбәндәге белгечлекләр буенча 11 вакансия тәкъдим иттеләр: табиб-кардиолог, табиб-рентгенолог, УЗИ табибы, рентгенолаборант, фельдшер, медицина статистикасы, склад мөдире, тегүче һ.б. Эш эзләүчеләргә вакансияләр, хезмәт шартлары һәм хезмәт хакы турында мәгълүмат бирелде.

Шулай ук вакантлы эш урыннары мини-ярминкәсе, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен 20 ноябрьдә Аксубай районы мәшгульлек үзәгендә оештырылды. Анда 7 оешма катнашты: Аксубай район үзәк хастаханәсе, "Хыял" СПДП, "Нежность" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге һ.б. алар эшкә урнашу өчен 17 вакансия тәкъдим итте.
 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International