Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре социаль хезмәт алучы хатын-кызлар өчен танып-белү чаралары уздырды.
Шулай итеп, Яр Чаллы шәһәре психологы Лилия Евсеева тарафыннан "Тормыш ресурслары" тренингы үткәрелде. Тренинг вакытында белгеч хатын-кызларга үзләрен читтән күзәтергә һәм файдаланылмый торган ресурсларын аңларга ярдәм итте. Аларны үзләре турында кайгыртырга өйрәтте, хатын-кызларның үз-үзен бәяләвен яхшыртты һәм үз-үзен хөрмәтләү дәрәҗәсен күтәрде. Шулай ук Лилия яраткан шөгыле ярдәмендә дә үз энергияңне тулыландырырга мөмкин, дип сөйләде.
Учреждениедә шулай ук акварель белән рәсем ясау буенча мастер-класс та узды. Рәссам Светлана катнашучыларны акварель буяулар белән рәсем ясау техникасы белән таныштырды, анда катнашучылар бер-бер артлы үз картиналарын иҗат итте.
Чара бергәләп чәй эчү белән төгәлләнде.