Бөгелмәдә Бөтенроссия хокукый ярдәм көне уңаеннан чаралар узды

2019 елның 22 ноябре, җомга

Бөтенроссия хокукый ярдәм көне уңаеннан 20 ноябрь көнне Бөгелмәнең ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаиләгә урнаштыруга ярдәм итү үзәгендә ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны тәрбиягә алган гражданнарга һәм ятим балаларга консультация ярдәме күрсәтү максаты белән чара узды.

10нан артык кеше Наталья Матвеевага түләүсез юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Барлык сорауларга да тулы җаваплар бирелде.

Бөгелмә районының "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында "Хокукый ярдәм көне" узды. Чарада катнашу өчен адвокат Святослав Бабичев һәм нотариус Резеда Николаенко чакырылган иде.

Чараны "Юристка хат" балалар почтасы эшеннән башладылар. Һәр тәрбияләнүче үзен кызыксындырган сорауны язмача бирә алды.

Святослав Федорович укучыларны Россия Федерациясендә түләүсез юридик ярдәм турында закон белән таныштырды. Шулай ук һәр тәрбияләнүче үз соравына квалификацияле җавап алды.

Резедә Фәрукшинна балаларның ата-аналарына торак хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр бирде, алиментлар алу өчен документлар рәсмиләштерү тәртибен аңлатты.

Хокукый ярдәм көне дәвамында "Хокукым бар" дигән темага балалар рәсемнәре күргәзмәсе эшләде.

Соңыннан педагоглар тарафыннан "Балачак утравы"  дигән темага  хокук сәгате үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International