21 нче ноябрь көнне Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез гражданнарның бизнес-планнарын бәяләү буенча Эксперт советының чираттагы утырышы узды.
Комиссия сигез дәгъвачыдан 145 100 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәме алачак дүрт авторны сайлап алды. Түбәндәге юнәлешләр буенча бизнес-проектлар хупланды: фигуралы татлы мамык ясау, "РапДочка" балалар уен бүлмәсен ачу, шоколад плиткалары ясау, чәчтараш хезмәте күрсәтү.
Булачак эшмәкәрләр салым инспекциясендә теркәлү һәм алга таба эшләү мәсьәләләре буенча консультация алды.
Үз эшеңне ачу мәсьәләләре буенча тулырак мәгълүматны Түбән Каманың мәшгульлек үзәге ярдәмендә (8-8555) 43-68-57 телефоны аша белергә мөмкин.