Яр Чаллы шәһәренең "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура дәвалау инструкторы Ләйсән Җиһангирова сәламәтләндерү дәресе оештырды.
Умыртка баганасының торышы организмның эчке органнар сәламәтлегенә йогынты ясый. Шуңа күрә физик дәвалау культурасы авыруларны профилактикалау, арка мускулларын ныгыту һәм умыртка баганасының хәрәкәтчәнлеге өчен кирәкле чара булып тора. Олыгайган саен, сыгылмалык югала, арка мускуллары зәгыйфьләнә. Гади, әмма даими зарядка ясау бик күп проблемалардан арынырга ярдәм итә.
Сикергеч (скакалка) - ул универсаль һәм гади спорт җиһазы, һәрвакыт үзеңне яхшы физик формада тотарга ярдәм итә. Аның ярдәмендә уникаль физик йөкләмәләр алып, бөтен организмга уңай йогынты ясарга мөмкин.
Шөгыль җиңел разминка белән башланды, анда күнегүләр тыныч темпта башкарылды. Инструктор сикергеч белән төп хәрәкәт төрләрен күрсәтте. Ул күнегүләрне башкарганда хәрәкәтләрнең салмак булырга тиешлегенә игътибар итте.
Йомгаклау өлешендә сулышны тыныч халәткә китерү һәм мускулларның йомшаруы буенча күнегүләр үткәрелде. Социаль хезмәт алучылар тәкъдим ителгән күнегүләр комплексын бик теләп башкарды, гомуми физик халәтнең яхшыруын, кәефнең күтәрүен билгеләп үттеләр.
Шөгыльдә 5 кеше катнашты.