Казанның "Здравушка" тернәкләндерү үзәгендә "Сәламләү көне" дигән балалар бәйрәме узды. Балалар дөньяның иң эре илләренең традицион сәламләве турында белде. Милләтара сәламләү мәгънәсе бертөсле — очрашканда кешеләр бер-берсенә игелек һәм сәламәтлек, иминлек һәм эшләрендә уңышлар тели.
Яр Чаллы шәһәренең "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә 21 ноябрь көнне 13-нче номерлы балалар сәнгать мәктәбенең тәрбия эшләре бүлеге мөдире Э. Сөнгатова, сәнгать бүлеге педагоглары Р.Салахиева, Е. Кураева яраткан әниләренә открытка ясау буенча мастер-класс үткәрде. Мастер класста 15 инвалид бала катнашты.
Арчаның "Өмет чаткысы" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Әниләр көнен билгеләп үтү матур гадәткә әверелде.
"Татарстан – минем горурлыгым" программасы уңаеннан "Веста” үзәгенең социаль эш буенча белгече Гүзәл Галиуллина 6 нчы санлы социаль участокта кече яшьтәге мәктәп балалары арасында "ТАССРның алтын гасыры" дип аталган дәрес үткәрде. Максат: татар халкы мәдәниятенә кызыксыну уяту, кул эшләре ясау юлы белән иҗади сәләтне үстерү.
21 ноябрь көнне Кукмара муниципаль районының "Шәфкать" тернәкләндерү үзәгендә Әниләр көнен бәйрәм итү уңаеннан "Бу - минем әнием!" рәсем конкурсы оештырылды.
Яр Чаллының "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә 20 ноябрьдә "Заман" яшьләр үзәге белгече Айгөл Витальевна сәламәт яшәү рәвешенә багышланган чара үткәрде, анда 17 инвалид бала катнашты.
23 ноябрьдә Татарстан башкаласында гомумшәһәр вакантлы эш урыннары ярминкәсе оештырылачак. Чара 11.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр "Мега" сәүдә үзәге бинасында узачак.
Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәге юлламасы буенча районның эшсез гражданнары һөнәр үзләштерә.
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгече Наталья Мәснәвиева бүгенге гаилә проблемаларын анализлап, "Гармония – музыкада һәм гаиләдә иң мөһиме" проектын эшләде. Проект "Иҗтимагый инициатива – 2019 " республика социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында җиңүче дипломы белән бүләкләнде һәм грант алды.
Түбән Камада "Горэлектротранспорт" МУП хезмәткәрләре даими рәвештә пассажирлар йөртү белән шөгыльләнүче транспорт куркынычсызлыгы буенча аттестация һәм укыту узды.