19 ноябрьдә "Казан энергетика көллияте" ДАҺБУнең махсуслаштырылган компетенцияләр үзәге базасында "Электромонтаж" компетенциясе буенча ике чемпионат – энергетика комплексы предприятиеләренең яшь хезмәткәрләре арасында һөнәри осталык буенча II республика тармак чемпионаты һәм "Зирәк күнекмәләр" төбәк тармак чемпионаты (WISE SKILLS) узды.
Чемпионатның төп максатлары:
- эшче энергетика һөнәрләренең алдынгы тәҗрибәсен һәм осталыгын тарату;
- өзлексез һөнәри үсешкә һәм яшьләрне эшче һөнәрләргә җәлеп итүгә ярдәм итү;
- энергетика һөнәрләре хезмәткәрләренең югары квалификацияле хезмәте дәрәҗәсен күтәрү;
- "Өлкән буын" федераль проекты уңаеннан "Электромонтаж" компетенциясе буенча пенсия яшендәге гражданнарны укыту программаларын популярлаштыру.
Конкурентлы көрәштә һөнәри осталыкның яңа стандарты бирелә, монда "Казэнерго" АҖ, "Татэлектромонтаж" АҖ, "ОПОРА ПЛЮС" ҖЧҖ, "ПРОМЭНЕРГО" ҖЧҖ һәм "Фирма "ТАРА" ҖЧҖ катнашты.