"Өмет" үзәге социаль хезмәткәрләре һәм хезмәт алучылар бер өстәл артында

2019 елның 22 ноябре, җомга

22 ноябрь көнне Айбаш авыл җирлегендә Биектау муниципаль районындагы "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре социаль хезмәт алучыларга бәйрәм чәе оештырды.

 Барысы да өйдәгечә, уңайлы һәм җылы атмосферада узды. Өстәлдә татлы ризыклар һәм хуш исле чәй иде. Социаль хезмәт алучылар  әзерләнгән бәйрәм өчен рәхмәт белдерделәр, аннан бары тик матур тәэсирләр генә калды.

 Алан-Бәксәр авыл җирлегендә Биектау муниципаль районындагы "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре мәдәният йорты белән берлектә кунаклар өчен искиткеч концерт үткәрде. Ул иң ягымлы, иң назлы, хезмәт сөючән һәм, әлбәттә, иң матур әни һәм әбиләргә багышланган иде. Программа берәүне дә битараф калдырмады. Чара ахырында барлык әниләргә чәчәкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International