Тәтеш районында 65 яшьтән өлкәнрәк авыл кешеләрен диспансерлаштыру дәвам итә

2019 елның 22 ноябре, җомга

"Демография" милли проектының "Өлкән буын" төбәк проекты уңаеннан 19 ноябрьдә Тәтеш районының Олы Тархан хастаханәсе базасында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны диспансерлаштыру узды.  Медицина тикшерүен Бидәңге һәм Түбән Тархан авылларыннан 28 кеше узды.

Авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны медицина учреждениеләренә илтү көн саен расланган график нигезендә башкарыла.  Бүгенге көндә 467 кеше диспансерлаштыруны узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International