"Демография" милли проектын тормышка ашыру уңаеннан "Тәтеш балкышы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы, ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, Тәтеш районы мәктәпләре укучылары арасында Яшь гаилә мәктәбе дәресләре алып бара.
Әлмәт районы "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә мәшгульлек үзәге белгече балигъ булмаганнар белән төркемле дәрес үткәрде. Очрашуның төп темасы - булачак һөнәр.
22 ноябрьдә Кукмара муниципаль районындагы "Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә "Минем яраткан Кукмара" темасына кызыклы виртуаль экскурсия үткәрелде.
Татарстанда беренче бала тапкан 1 724 яшь ана һәм өченче баласы туган 338 хатын-кыз 2019 елның 22 ноябренә яңа түләүләр сорап мөрәҗәгать итте.
Бүген Бөгелмә "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә "Әни йөрәге" бәйрәм программасы оештырылды.
22 нче ноябрь көнне "Актив озын гомер мәктәбе" клубында Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Екатерина Чигвинцева Әниләр көненә багышланган бәйрәм үткәрде.
Бу көннәрдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә Әниләр көненә багышланган күп санлы чаралар уздырыла. Быел Әниләр көне 24 ноябрьдә билгеләп үтелә.
20 елдан артык инде ноябрьнең соңгы якшәмбесендә без иң җылы һәм назлы бәйрәмнәрнең берсе – Әниләр көнен билгеләп үтәбез. Россия Президенты Карары белән 1998 елда билгеләнгән бу көн иң якын һәм туган кешегә – әнигә рәхмәт, мәхәббәт сүзләрен җиткерү өчен тагын бер форсат.
21 ноябрь көнне Зәй муниципаль районының “Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Әниләр көненә багышланган бәйрәм узды. Әлеге чарага Зәй шәһәре “Өмет” клубының актив пенсионерлары чакырылган иде. Бәйрәм Зәй муниципаль районы администрациясе тарафыннан оештырылды.
Бөгелмәнең "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр приютында педагоглар мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән "Әни һәм мин – иң яхшы дуслар" темасына эвристик әңгәмә оештырды, җырлар, шигырьләр яңгырады.