ЯҢАЛЫКЛАР


26
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

Бүген "Гаилә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә патриотик тәрбия бирүнең нәтиҗәле формалары һәм технологияләре" Республика семинары уңаеннан өч конкурска йомгак ясалды.

Бүген Яр Чаллы шәһәренең "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Земфира Суфьянова "Оригами техникасында күләмле чәчәкләр" дигән мастер-класс үткәрде.

Дәрвишләр акылга зәгыйфь балалар интернат-йортында тәрбияләнүче Миша Сарбаш һәм аның дусларының күптәнге хыялы - чын боз мәйданчыгы һәм анда уйнаучы хоккейчыларны  күрү иде. Миша "Мин әйтәм!"проекты һәм альтернатив, өстәмә коммуникацияләр, аерым алганда, PECS карточкалары ярдәмендә аралашырга өйрәнә.

23 ноябрь көнне Буа муниципаль районында әниләрне хөрмәтләү тантанасы узды. Мәдәният йортына тантаналы чарага дүрт һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче күп балалы аналар, тәрбиягә һәм опекунлыкка алган гаиләләр, Буа шәһәре Эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләренең хезмәт вазыйфаларын башкарганда, Әфганстанда һәм Төньяк Кавказ төбәге территориясендә һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең әниләре чакырылган иде.

Дәрвишләр бистәсендәге акылга зәгыйфь балалар интернат-йортында тәрбияләнүче Роман Прилежаев "Мин әйтәм!" проектында катнаша. Проект кысаларында ул альтернатив һәм өстәмә коммуникация чаралары ярдәмендә аралашырга өйрәнә.

Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәгендә  Әниләр көненә багышланган түгәрәк өстәл узды, биредә һөнәр сайлауда кыенлыклар кичерүче хатын-кызлар катнашты.

Кукмара муниципаль районынның "Шәфкать" тернәкләндерү үзәгендә  "Мин сәламәтлекне саклыйм - үз-үземә ярдәм итәм!" дигән темага практик шөгыль үткәрелде.

22 ноябрь көнне Минзәлә муниципаль районында халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Марина Гатина Әниләр көненә багышланган чара үткәрде.

 “Хезмәт җитештерүчәнлеге үсешен тәэмин итү өчен хезмәт базары нәтиҗәлелеген күтәрү һәм үз мәшгульлекне үстерү” федераль проектының "Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү" милли проекты уңаеннанТүбән Кама шәһәрендә "Камэнергостройпром" ҖЧҖнең 25 хезмәткәре һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белем алуга кереште.

"Умырзая" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшьүсмерәрне тернәкләндерү  үзәгендә 25 ноябрь көнне амбулатор кабул ителүче балаларның әти-әниләре өчен "Әни һәм бала" семинары узды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International