Буа районында әниләрне хөрмәтләделәр

2019 елның 26 ноябре, сишәмбе

23 ноябрь көнне Буа муниципаль районында әниләрне хөрмәтләү тантанасы узды. Мәдәният йортына тантаналы чарага дүрт һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче күп балалы аналар, тәрбиягә һәм опекунлыкка алган гаиләләр, Буа шәһәре Эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләренең хезмәт вазыйфаларын башкарганда, Әфганстанда һәм Төньяк Кавказ төбәге территориясендә һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең әниләре чакырылган иде.

Бәйрәмгә чакырылган барлык хатын-кызларны район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ранис Камартдинов җылы котлады.

Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгышы әниләр өчен зур бүләк булды. Шулай ук барлык чакырылган аналарга бер тапкыр бирелә торган матди ярдәм күрсәтелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International