"Мин әйтәм!" үзенчәлекле балаларга әйләнә-тирә дөнья белән аралашырга ярдәм итә

2019 елның 26 ноябре, сишәмбе

Дәрвишләр бистәсендәге акылга зәгыйфь балалар интернат-йортында тәрбияләнүче Роман Прилежаев "Мин әйтәм!" проектында катнаша. Проект кысаларында ул альтернатив һәм өстәмә коммуникация чаралары ярдәмендә аралашырга өйрәнә.

Укытуның бу этабында аның алдында PECS коммуникатив карточкаларын үзләштерү бурычы тора. Инде беренче уңай нәтиҗәләр дә бар. Мәсәлән, 14 ноябрьдә Рома "Макдоналдс" кафесында булды. Карточкалар ярдәмендә ул хезмәткәргә үзе теләгәнне аңлата һәм тәмле туңдырма ала.

Кафе хезмәткәрләре балалар йортыннан килүчеләрне бик җылы кабул итә, укыту процессында ярдәм итәләр һәм шул ук вакытта алар телендә аралашырга өйрәнәләр. Мондый ярдәм һәм аңлау балалар өчен бик мөһим, чөнки бу укыту һәм уңай нәтиҗәнең мөһим өлеше булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International